Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АЗНАКАЙ!

Өч цех, бер бригада һәм 38 ел “Татнефть” тә

Бәдертдиновларның өч дистә елга сузылган хезмәт юлы, гаилә династиясе.

Балачакта Нияз “Азнакайнефть” идарәсенең нефть һәм газ чыгару операторы  булып эшләгән әтисенең  эштән кайтуын көтеп ала торган булган.  Аның белән горурланган. Шунда ук  малай ныклы  карарга килә: ул әтисе эзеннән китәр, нефтьче булыр. Аның балачак хыялы тормышка аша: бүген алар әтисе белән 3 нче бригадада бергә эшлиләр.  

Карамалы – язмыш картасы башы

Азат Бәдертдинов Карамалы авылында туып-үскән. Әтисе колхоз белән җитәкчелек итә, ә әнисе почта хезмәткәре булып эшли. Азатның балачагы иксез-чиксез басулар, яңа пешкән икмәк исе, бетмәс-төкәнмәс эшләре белән авыл тормышы белән бәйле. Ләкин малайның  игътибарын машиналар һәм техника, төрле механизмнар җәлеп итә.                   

Хезмәт юлы

Нефтьче хезмәтен үзләштергәнчегә кадәр Азат Бәдертдинов  шактый юл уза, тәҗрибә туплый.  “Совет” совхозында төрле эшләрдә эшли, аннан машина руле артына утыра.  Ике ел армия хезмәтендә тагын да ныгый, ир-ат дуслыгы һәм дисциплинасының көчен татый.  Азнакай  пассажир автотранспорт предприятиесендә машина йөртүче булып эшләп, янә руль артында  4 ел узып китә. “Азнакайнефть” идарәсенә ул 1989 елда эшкә килә.  Легендар Әхтәм Фәсхетдинов җитәкчелек иткән еллар була ул.  Сәйдәш Сафин – цех начальнигы. Ә менә төп укытучысы, остазы  – өлкән оператор Марат Гәрәев.

“Ул мине төймәләрне басырга гына түгел, ә бәлки скважинаны җанлы итеп  тоярга өйрәтте",  – дип әле дә җылы хисләр белән искә төшерә ул үзенең остазын. Бүген Азат Бәдретдиновның  "Татнефть"тә 38 еллык хезмәт стажы бар. Һәм ул бу юлны сайлаганына бер дә үкенми.

Бер бригада – бер дәвер

Азат Наил улының хезмәт юлы – үзе үк идарәнең елъязмасы.  90 нчы еллардан соң биредә күп нәрсә үзгәрә. “Актүбанефть” идарәсе “Азнакайнефть” белән берләшә. Цехның да исеме дә, җисеме дә үзгәрә. Азат Бәдертдинов ЦДНГ – 3 тә, ЦДНГ – 7 дә, ЦДНГ – 5 тә дә эшләргә өлгерә. Бары тик 3 нче бригада составы гына үзгәрми. Чөнки цехтан цехка күчкәндә,  коллектив белән бергә  күчәләр. "Элек эш башка иде. Җәяүләп йөрү,  иңдә – авыр “проба”лар салынган сумкалар. Торбалар тишелеп, баштанаяк  нефтькә баткан чаклар  була иде, – дип искә ала Азат Бәдертдинов. Ул остазы Альберт Галиевне дә онытмый. Бервакыт, бригада “порыв”лы авыр сменадан кайткач, Галиев алҗыган коллегаларына карап: “Мин сезне үбәр идем!”  – дип, елмаеп куя. Бу сүзләрдә җиңү шатлыгы да, чын ир-ат туганлыгы да чагылыш таба. Азат Наилович бүгенге буын хезмәткәрләр өчен шатлана. Бөтенләй башка шартлар: яңа техника хезмәтне җиңеләйтә, заманча технологияләр иминлекне гарантияли, җитештерүдә көнкүреш вак-төяккә кадәр уйланылган. Әмма нәкъ менә элеккеге тормыш мәктәбе чыныктырган, якындагы кешеләрнең кадерен белергә өйрәткән.            

Азат Бәдретдиновның хезмәте күп тапкырлар идарәнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнеп үтә.  2012 елда аның исеме Мактау тактасына кертелә. 2016 елда “НГДУның мактаулы нефтьчесе” исеме бирелә, тагын дүрт елдан:  “Татнефть” АҖнең Мактаулы нефтьчесе”. 2025 елда аның хезмәте иң югары бәягә лаек була  –  аңа Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасын тапшыралар.

 Ата һәм ул

Әмма Азат Бәдертдинов өчен иң кыйммәтле бүләк – уңышлар һәм дан түгел, ә  улы Ниязның үз дәвамчысы булуы. Бүген Нияз  Бәдертдинов  ЦДНГ – 5тә нефть һәм газ чыгару операторы. Инде 9 елга якын әтисе белән җилкәгә-җилкә 3 нче бригадада эшли. Техник процессларны, инструкцияләрне һәм кагыйдәләр буенча тәҗрибәне теләсә кайсы яңа кешегә тапшырырга мөмкин.  Әмма  Нияз әтисенең  дәресләрен шәхси мисалда үзләштергән. Бәдертдиновлар династиясе әнә шулай барлыкка килә. Династия тарихына тагын кемнәр өстәлер – вакыт күрсәтер.

Гаилә  – төп терәк

Бәдертдиновлар өч бала: Азалия, Нияз, Рамилне тәрбияләп үстерәләр.  Аларның һәркайсы тормышта үз юлларын  сайлаганнар, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Әтисе юлын сайлаган Ниязның да  үз гаиләсе,  ышанычлы тылы бар. Әтисе белән улы нефть промыселларында эшләгәндә, өйдә аларны сабыр гына яраткан хатын-кызлар көтеп ала. Киленнәре дә Раушания ханым үрнәгендә өй җылысын сакларга, гаилә башлыгын хөрмәт итәргә өйрәнә. Якын кешеләренең мәхәббәте, кайгыртучанлыгы  нефтьче ир-атларны яңадан-яңа эшләргә рухландыра. Чын нефтьченең уңышлары да нәкъ менә шунда.

Язма һәм фото авторы: Диана Шәйдуллина

 

Әтиле уллы  – Азат белән Нияз Бәдретдиновлар / Диана Шәйдуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев