Иртәнге шәһәр әле тулысынча уянып та өлгермәгән, ә Гамил Усманов инде эшкә ашыга. Аны көтүче балалар бар.
Аларны мәктәпкә вакытында илтеп җиткерергә, дәресләр тәмамлангач, өйләренә исәнимин кайтарып куярга кирәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар укый торган мәктәпнең 23 укучысын йөртә ул. Һәркайсының үз холкы, үз дөньясы, үз шатлыгы һәм борчуы бар. Ә Гамил абый аларның һәрберсенә игътибарлы, һәркайсы белән уртак тел таба белә. Шуңа күрә укучылар өчен ул гади автобус йөртүче генә түгел, үзләренең бабаларыдай якын кешегә әйләнгән.
ПАТП – ХЕЗМӘТ ЮЛЫ БАШЛАНГАН УРЫН
Гамил Усмановның хезмәт юлы яшьтән үк транспорт белән бәйле. Мәктәптә укыганда ук машина йөртү таныклыгы алган егет хезмәт юлын пассажирлар автотранспорты предприятиесендә башлый. Аннары армия сафларында хезмәт итеп кайта һәм янә үзе өчен таныш булган предприятиегә килә. Берара ПМКда эшләп алса да, Гамил Шамил улының хезмәт юлының төп өлеше ПАТП, хәзерге “Фривей” җәмгыяте белән бәйле.
“ЮЛДА СИН ҮЗЕҢ ГЕНӘ ТҮГЕЛ”
Яраткан һөнәренә тугры калган Гамил Шамил улы быел 70 яшен тутырган. Руль артында ярты гасырдан артык гомер уздырган белгеч бүген дә эшен яратып башкара, хезмәттәшләрен хөрмәт итә һәм үзе дә коллективта ихтирам тоеп яши. – Коллективыбыз әйбәт. Эшләгән кешенең кадерен беләләр, – ди ул. Озак еллар транспорт өлкәсендә эшләү Гамил абыйга юлның үз кануннарын яхшы аңларга өйрәткән. Аның фикеренчә, машина йөртүче өчен һөнәри осталык белән беррәттән сабырлык та бик мөһим.
Машина йөртүче нинди сыйфатларга ия булырга тиешме? Сабырлык һәм бер-береңә хөрмәт кирәк. “Мин дөрес” дип кенә йөреп булмый. Юлда син үзең генә түгел бит, – ди тәҗрибәле шофер. – Кайчак автобусны бик кәттә генә узып китәләр дә, синнән алда гына светофорга барып туктыйлар. Аннары икебез дә яшел ут янганны көтеп торабыз. Шуңа күрә нигә ашыгырга, кабаланырга?
Бу сүзләрне Гамил абый китаптан укып түгел, еллар дәвамында юлда тупланган тәҗрибәсенә таянып әйтә. Гамил Усмановның күпьеллык намуслы хезмәте төрле бүләкләр, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Хезмәттәшләре аны һөнәри бәйгеләрдә дә алдынгылыкны бирмәгән оста белгеч буларак хөрмәт итә.
ХЕЗМӘТТӘН БАШЛАНГАН ГАИЛӘ
Пассажирлар автотранспорты предприятиесе Гамил абый өчен хезмәт урыны гына түгел, шәхси тормышында да мөһим урын алып тора. Нәкъ менә шушында ул булачак тормыш иптәше Гүзәлия апа белән таныша. Икесе дә бер оешмада хезмәт куеп, гаилә коралар, ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Бүген алар Азнакайда Гамил абый үскән төп нигезнең җылысын саклап, оныклар шатлыгына сөенеп, тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп гомер итәләр. Гамил Усмановның хезмәт юлы бер гади хакыйкатьне раслый: үз эшеңә җаваплы карау, һөнәреңне яратып башкару һәм кешеләргә хөрмәтле булу һәрвакыт кадерле. Ярты гасырдан артык руль артында булган Гамил абый бүген дә шушы кыйммәтләргә тугры кала. Ә көн саен аның автобусына утырган балалар өчен бу игътибарда, ышанычта һәм әтиләрчә кайгыртуда чагылыш таба.
Нет комментариев