Илебездә Бөтендөнья үпкә сәламәтлеге көненә багышланган Үпкә сәламәтлеген саклау атналыгы уза.
Шул уңайдан Азнакай район үзәк сырхауханәсендә хроник обструктив үпкә авыруы (ХОБЛ) белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбе дәресе үткәрелде.
ТР атказанган табибы, медицина профилактикасы кабинеты мөдире Луиза Мурадымова пациентларга ХОБЛның сәбәпләре, төп билгеләре һәм авыруны контрольдә тоту юллары турында сөйләде. Шулай ук ингаляторларны дөрес куллану, дәвалау режимын үтәү һәм табиб күзәтүендә булуның мөһимлеге ассызыкланды.
Дәрес барышында катнашучылар видеоматериаллар карады, анкета сорауларына җавап бирде. Участок табиб-терапевты Әл Хәмзә Мөхәммәд пациентларның сорауларына җавап биреп, авыруның кискенләшүен һәм өзлегүләрне кисәтү буенча киңәшләр бирде.
Очрашу ахырында белгечләр диспансеризацияне вакытында узарга, дөрес тукланырга, физик активлыкны арттырырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга киңәш итте. Алдагы эпидемия сезоны алдыннан гриппка каршы вакцина ясатуның да мөһимлеге искәртелде.
Нет комментариев