Чалпы авылында Әфган сугышы ветераны Илдар Гайсә улы Баязитовны хөрмәтләделәр.
Якташыбызның төп йортында аның 60 яшьлек юбилеена багышлап истәлекле элмә исем тактасы куелды. Илдар Гайсович бүген дә нефть тармагында лаеклы хезмәтен дәвам итеп, Азнакайда гомер итә.
Тантанада Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район хәрби комиссары урынбасары Рушан Йосыпов, Чалпы авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин, Азнакай районы сугышчан хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Илсур Идиятов, күрше Мөслим районының локаль сугышлар ветераннары оешмасы җитәкчесе Данил Госманов, Чалпы мәктәбе укытучылары һәм укучылары, юнармиячеләр, Илдар Баязитовның сыйныфташлары, әфганчы ветераннар, туганнар һәм дуслар, күпсанлы авылдашлар катнашты.
Чара бик тәэсирле һәм патриотик рухта узды. Юбилярга күп кенә җылы һәм мәгънәле сүзләр әйтелде.
Тормыш иптәше Гөлнара ханымга һәм гаиләсенә аерым рәхмәт – алар әтиләренә шундый матур һәм истәлекле бүләк ясадылар.
#Азнакай #Чалпы #БатырларЯнәшә
Нет комментариев