Сәпәй авылында бәйрәм итәргә сәбәп табып кына торалар.
Авылның мәдәният тармагында эшләүче кызлары өчен көзме ул, кышмы – мөһим түгел. Идея туды икән, аны тормышка ашыру юлын да табалар.
Сайлау көнендә Сәпәйдә кабак бәйрәме гөрләде.
Идеягә бензин кирәкми бит аңа. Башта туа тора, үткәрә торабыз. Иң мөһиме – авылдашларга ошый,
– ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева да.
Бу көнне халыкның бөтен игътибары кабакта булды. Күргәзмәгә зурлары да, уч төбенә сыярлык кечкенәләре дә "чыккан". Ә авылның уңган хуҗабикәләре кабактан ниләр генә әзерләмәгән: манты, бәлеш, пирог, урама, сок, кайнатмалар...
Оста куллар кабак һәм ташкабактан төрле кул эшләре дә ясаган.
Бәйрәмдә иң зур кабак үстерүче булып Мирфаяз Солтанов табылды. Ул авылдашларына кабакның файдасы һәм аны үстерү серләре турында сөйләде.
Быел бакча остасы, үзе әйтмешли, күп түгел – 250 генә төп кабак утырткан.
Сортлап аерып торганым юк. Иң эре кабакның төшен алам да, кыраулар беткәч, бакчага шуны утыртам. Утыртканнан соң иң мөһиме – ике атна су сибеп торырга кирәк, бары шул гына. Кабак бакчада чүп үләнгә үсәргә ирек бирми, аннан кеше организмы өчен аның файдасы бик күп,
– ди ул.
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Авылдашлар әзерләгән күчтәнәчләр белән сыйланган арада казанда яшелчәдән рагу әзерләнде, кызлар мичтә коймак пешереп кенә торды.
Кабак бәйрәме Сәпәйдә көзге уңышка гына түгел, авыл халкының уңганлыгына, бердәмлегенә һәм күңел күтәренкелегенә дә дан җырлады.
Нет комментариев