Рубрики на татарском
Кыш Азнакйдан китәргә ашыкмый әле
Узган атнада райондашларыбыз зурлап "Кыш озату" бәйрәмен узырган иде. Тик ни хикмәт, кыш китәргә ашыкмый.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, якшәмбе, 20 март көнне, республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явып узачак. Томан төшәргә мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы 9-14 градус, аязган вакытта 18 градуска кадәр...
Узган атнада райондашларыбыз зурлап "Кыш озату" бәйрәмен узырган иде. Тик ни хикмәт, кыш китәргә ашыкмый.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, якшәмбе, 20 март көнне, республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явып узачак. Томан төшәргә мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы 9-14 градус, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез 3-8 градус салкын. Юлларда бозлавык.
21 мартка каршы төндә шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы 10-15, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда элеккечә бозлавык. Сак булыгыз.
Димәк, кышның тиз генә язга урын бирәсе килми әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев