Яллары күңелле үтә
Берничә ел инде Сәпәй авылы мәдәният йорты каршында балалар өчен җәйге лагерь эшләп килә.
Тәрбияви, спорт чаралары мәгариф, мәдәният идарәләре, авыл җирлеге җитәкчелеге белән төзелгән план буенча алып барыла. Моның өчен, әлбәттә, төп нигез - уңайлы мөмкинлек-шартлар. Менә әле генә мәдәният йортыбыз зәвыклы итеп төзекләндерелеп, яңа эчтәлекле чараларга уңайлы мөмкинлеләр тудырылды. Авылдашлар, иганәчеләр ярдәме-көче белән мәчетебез дә яңа төс алды.
Авылыбыздагы бу күркәм күренешләр, билгеле инде, өлкәннәрдән дә бигрәк, балалар күңелендә дә онытылмас җылы сәхифә-истәлекләргә дә юл ача.
Һәр иртәдә лагерьда уен-шөгыльләребез башлана. Монда авылыбыздагы 7-14 яшькә кадәр өч дистәдән артык бала ялларын күңелле үткәрәләр. Мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Латыйпова, Рәмилә Абдуллина, Гүзәлия Рәфыйкова, китапханәче Регина Сәетмөхәммәтова мастер-классларда, рәсем конкурсларында, әдәби кичәләрдә, спорт чараларында туган якны ярату, ватанпарвәрлек хисләрен тәрбиялиләр. Әйтик, “Туган җирем - Сәпәем” исемле туган якны танып белү сәгатендә авылдашыбыз галим-тарихчы Мирфаяз Солтанов иҗат иткән китаплар ярдәмгә килде. Шулай ук тәрбия сәгатьләрендә хезмәттә, Ватанны саклауда данлы авылдашларыбыз турында сөйләп, алар белән таныштырабыз, истәлекле очрашуларга чакырабыз. Һәр көнебез шундый истәлекле мавыгу-чаралар белән уза безнең.
Регина Сәетмөхәммәтова, Сәпәй авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!