САБАНТУЙ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әгерҗе авылы Сабан туе авылдашларымның иң яраткан үрыны тау итәгендә узды.
Бәйрәм авыл үзешчәннәренең театральләшкән тамашасы белән башланып китте.
-
Азнакай Сабан туе татар халкының милли уеннарын бер мәйданга берләштерде
Халкыбызның горурлыгы булган Сабан туен азнакайлылар, гадәттәгечә, зурлап билгеләп үттеләр.
-
Азнакай көрәшчесе Альберт Мамалимов 5 нче тапкыр абсолют батыр булып калды
Милли көрәш – ул халкыбызның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Ул быел да район Сабан туеның йөзек кашы булды.
-
Районыбыз авылларында Сабан туйлары гөрләде.
Микулино авылында Сабан туе тәбрикләүләргә бай булды.
-
Уразай авылы Сабан туенда утын да кистеләр, су да ташыдылар
Бүген Уразай авылында да милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләде.
-
Сәпәй авылы Сабан туенда көрәш батырына суыткыч бүләк иттеләр
Сәпәй авылында узган милли бәйрәмебез быел да озак вакытлар сагынып сөйләрлек күңелле мизгелләргә бай булды.
-
Илбәклеләр Сабан туе мәйданын гөрләттеләр
Илбәк авылында узган милли бәйрәмгә авылдашлар да, читтә яшәгән якташлар да бердәм булып җыелып килгән иде.
-
Бирючевка авылында Сабан туе гөрләде
Халкыбызның иң олы бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туен Бирючевка авылында да зурлап билгеләп үттеләр.
-
Балтач авылы Сабан туенда агач атта чаптылар
Балтач авыл Сабан туе, гадәттәгечә, быел да уен-көлке, җыр-биюләргә бай булды.
-
Татшуган авылында Сабантуе гөрләп узды
Бәйрәм ерак араларны якын итеп кайткан авылдашларны, барлык буын вәкилләрен берләштерде.
-
Әлкәй авылы Сабан туена махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары да кайткан
Сабан туен Әлкәй авылы халкы да сагынып көтеп алды. Олысы-кечесе иртә белән бәйрәм үтәсе мәйданга агылды.
-
Мәсгут авылы Сабан туенда ятып кул көрәштерделәр
Мәсгут авылының Сабан туе мәйданы иртәдән үзенә олысы-кечесен тартты.
-
Чемодур Сабан туенда үзара салым түләүчеләр арасында бүләкләр уйнаттылар
Бүген районыбызның күпчелек авылларында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйлары гөрләде.
-
Азнакайда үзенчәлекле Сабантуй узачак
2 июльдә сәгать 10да Азнакай шәһәренең Тарсус паркында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй узачак.
-
Беренче Май авылында Сабантуй күңелле үтте
Беренче Май авылында милли йолаларны, күркәм гадәтләрне саклап елда үткәрелә торган авыл бәйрәме гөрләп үтте