Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕКЛАМА. БЕЛДЕРҮ

Балачактан килгән тырышлык

Көкре Елга авылында Лена Хаҗиева һәм Ильяс Миннебаевлар гаиләсе шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Бу гаилә – чын эш сөючеләр, авыл хезмәтенә тугрылык үрнәге.

Көкре Елга авылында Лена Хаҗиева һәм Ильяс Миннебаевлар гаиләсе шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Бу гаилә – чын эш сөючеләр, авыл хезмәтенә тугрылык үрнәге.

Хуҗалыкта 13 баш савым сыеры һәм үгезләре бар. Миннебаевлар үз техникалары белән эшлиләр: печән ураткыч комбайн һәм башка җиһазлар хуҗалык эшләрен оештырырга ярдәм итә. Сөт, катык, каймак, эремчек кебек чиста табигый ризык, әлбәттә, шунда ук үз сатып алучыларын таба. Үз клиентлары бар.

Өч малай тәрбияләп үстергәннәр алар: олы уллары Илдан һәм игезәкләр: Илнар белән Ленар.

Малайлар әти-әниләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре. Кирәк икән – иртә таңнан торып печән салалар, көтү куалар, техникага да үзләре утыралар. Авыл егетләренә хас булган осталык аларда балачактан ук формалашкан.

Игезәкләрнең һәрберсенең үз шөгыле дә бар. Илнар чебиләр белән кызыксына. Кечкенәдән аларны үстереп, йомыркалар салдырып, аннан яңа чебиләр чыгару белән шөгыльләнә. Ә Илдан сарыкчылык белән ныграк мавыга.

Бу гаиләне шәхси ярдәмче хуҗалык кына алып баралар дисәк, ялгышабыз. Аларның әле авылда төп эшләре дә бар. Ильяс слесарь– газчы, ә Лена  почтальон. Шунысын да әйтергә кирәк: Лена элек почта җитәкчесе булып эшләгән. Терлекләрне карарга вакыт аз калу сәбәпле, җитәкчелек эшен алыштырырга мәҗбүр булган. Лена ханым бик сөйләшергә яратучы  әңгәмәдәш булып чыкты. Баштан “Улларым бик тырыш, хезмәт сөючән, җаваплы”. – дип улларын кабат-кабат мактады. Аннан балачак хатирәләренә бирелде. Бактың исә мал-туарга булган мәхәббәт  шул чорлардан ук килә икән.

  • Минем әти-әнием дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Мин хәтерләгәне: дүрт сыерыбыз, 30 баш сарыгыбыз, умарталарыбыз бар иде.  Әти кышын кочегар, ә җәен умартачы булып эшләде. Күз алдына китерегез: әтинең бер кулы һәм бер аягы юк иде. Нинди тырышлык, үҗәтлек кирәк бит. Әтием 65 яшендә бакыйлыкка күчте.

 Менә шулай хезмәт сөю, тырышлык, үҗәтлек бу гаиләгә буыннардан-буыннарга күчеп килә икән. Мондый эшчән балалар – авылның киләчәгенә зур өмет. Алар үз җирләрендә калып, ата-аналары эшен дәвам итәчәкләренә ышаныч зур. Лена Хаҗиева һәм Ильяс Миннебаевлар үрнәгендә авыл хуҗалыгының тере көчен күрәбез. Шундыйлар күбрәк булсын иде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев