Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕКЛАМА. АФИША

Лилия Муллагалиева: “Азнакайга бик яратып киләм”

Танылган эстрада артисты, татар дөньясына үзенең иҗаты белән дә тирән эзен ярып килгән, тамашачыларны үзенең моңлы көйләре, заманча да, ретро да җырлары белән әсир иткән Татарстанның Атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның Азнакайга концерт белән килүен ишеткәч, аның белән әңгәмә кормый кала алмадык, билгеле.

–Лилия ханым, тамашачыга артистларның иҗаты гына түгел, шәхси тормышы да кызыклы. Сөйләшүне дә әллә шуннан башлыйкмы?

–Мин Актаныш районы, Зөбәер авылында биш балалы гаиләдә төпчекләре булып тудым. Аллага шөкер, үземнең дә гаиләм ишле. Олы улым хәрби хезмәттә. Икенчесе – кызыбызга 13 яшь, өченчесе быел укырга керәчәк. Төпчегебез 4 яшьлек.

– Сезне җырчы дип кенә түгел, балалар өчен яңа проектлар эшләүче автор, гомумән, киң кырлы иҗат кешесе буларак та беләбез бит әле. Татарстан телеканалларында алып барылган “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруының продюсеры да, идея авторы да Сез. 4 бала әнисе менә шуларның барысына да ничек өлгерә икән?

–Әйе, сәхнәдән тыш, төрле иҗат проектларым да бар. Аларның киләчәк буынга мирас, милли гәүһәр булып калуларын телим. Әнине зурлау элеккеге дәверләрдәге кебек изге хисләргә әверелсен, аларның бөеклеген һәрдаим танып, күрсәтеп торсак иде. Сабый чакта аларның итәкләрендә сөелгән чакларыбызны беребез дә онытырга хаклы түгел.

2017 елда ноталы беренче җырлар китабым дөнья күрде. Мине балалар өчен, алар яшенә туры килгән татарча җырларның бик аз булуы да гел борчып, уйландырып килде. Бу юнәлештә үземне дә сынап карарга булдым. Инде менә балалар җырларыннан торган җыентык  әзерләнеп килә. Әйе, балалар үскәндә вакытны бик җиткереп булмый шул. Минем ярдәмчеләрем, яллаган караучыларым юк, аларны үзебезнең күңел җылысында үстерү ягында. Бик нык кирәк булганда, әниләргә, Әлфия апама калдыргалый идек. Әнә шулай кечкенәдән сәхнә артында, машинада йөреп үстеләр, үсәләр. Ирем белән аңлашып, бер-беребезгә терәк булып яшәү дә җиңеллек бирә.

– Сез үзегезнең ансамбльне дә булдырдыгыз дип беләм. Коллективны яшәтү үзе бер зур җаваплылык...

–Әйе, ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты. “Илһам” вокаль-инструменталь ансамбле оештырдым. Килешәм, бу үз өстеңә олы җаваплылык, мәшәкатьләр алу. Милләтебезнең асыл ташлары – Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Винира Ганиева, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар барысы да элек ансамбльгә кушылып җырлый иде. Алар үрнәге миңа да этәргеч булды. 15 ел хезмәттәшлек иткән талантлы җырчы Азнакай егете Рифат Хөснияровка рәхмәтлемен, аның иҗатымда да, олы җанлы кеше буларак та ярдәме зур.

– Лилия ханым, Сез автор-башкаручы булган сирәкләрнең берсе. Тамашачы күңелен яулау өчен шактый үз өстеңдә эшләргә, күп вакыт сарыф итәргә туры киләдер?

–Әйе, инде әйткәнемчә, проектлар да күп вакытны ала, мин бер генә юнәлештә бара алмыйм, сәхнәдә дә шуңа бик еш була, тулысынча ачылып бетә алмыймдыр. Шушы 25 еллык иҗатымда 300 дән артык җырларым туды. Соңгы 15 елда гел үземнең җырларымны гына башкарам. “Без бит авыл кызлары”, “Гөрләвекле балачак”, “Кеше килә җиргә, кеше китә” кебек җырларым инде халык җырларына әверелде дисәм дә була, аларны бик яратып кабул иттеләр. Репертуарда, билгеле, заманчалары белән бергә ретро җырлар да күп. Татар халык җырлары бик үзенчәлекле, алар тамашачы тарафыннан югары сыйфатта, “тере” башкаруда гына кабул ителә. Ә моның өчен алар алдында ихлас булуың, сәхнә белән зал арасында эчкерсез аралашу кирәк. Азнакайга мин һәрчак бик яратып киләм, күтәренке кәеф алып китәм. Тамашачыларыбызны 22 февральдә булачак концертыбызга көтеп калабыз. Билет бәяләре кыйммәт түгел, уртача. Милли моңнарыбызны бергәләп саклыйк, аралашып, күрешеп торыйк! Тугры тамашачыларым белән очрашуны зарыгып көтәм!  

Реклама

2Vtzqwh9kqS

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев