Игътибар: Тымытык күпере ябылды!
РЕКЛАМА. БЕЛДЕРҮ

Игътибар: Тымытык күпере ябылды!

Күпер өстенә 10 см су чыкты.

Соңгы араларда көннәрнең җылы торуы сәбәпле,  Ыктагы су күләме дә күзгә күренеп арта. Бүгенге көнгә елгада су 70 сантиметрга күтәрелгән.

Татарстан белән Башкортстанны тоташтыра торган Ык елгасы аша күперне да су басты. Су чыгу сәбәпле, бүгенгә ул 10 сантиметрга җиткән, күпер буенча хәрәкәт ябылды. Күпергә керү урыннары бетон блоклар белән капланган, юллар су тиешле дәрәҗәгә төшкәч кенә ачылачак.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев