Безнең көч – бердәмлектә
Әлеге уңайдан укучыларыбызга актив хәбәрчебез, волонтер Җәүһәрия Шәрипованың мәкаләсен тәкъдим итәбез.
Волонтер – үз теләге белән ярдәм итүче, дип тәрҗемә ителә. Алар элеке Тимурчыларны хәтерләтәләр. Нинди генә чаралар үткәрелмәсен, волонтерлар актив катнашырга омтылып торалар, ләкин аларга хезмәт хакы түләмиләр. Шушы башкарган эшеннән волонтер үзенә тәм табып, канәгатьләнү алып, игелек кылып, җәмгыять алдында бары изге бурычын үти.
Махсус хәрби операция башлангач, илебезнең чын йөрәкле, батыр уллары яу кырына китәләр. Шунда хезмәт иткән ир-егетләребезгә ярдәм йөзеннән волонтер төркемнәре оешты.
«Җылы оекбашлар бәйләп, кулдан кискән токмачларымны тапшырып кайтыйм әле дип килгән җирдән, волонтер группасы оештыручысы булып киттем, дип искә ала үзәк сырхауханәнең лаеклы ялдагы ветеран табибы Тәнзилә Хәбиб кызы Мөстәкыймова. Ә сырхауханәнең ветераннар советы җитәкчесе Роза Зәки кызы Шафигуллина бу эшнең барышын ныклы контрольдә тота. Алар оештырган волонтер группада 15-16лап ветеран-пенсионер. Һәр көн иртән, алар район шәһәр Мәдәният йортындагы бүлмәгә яшеренү челтәрләре үрергә йөриләр. Берәүләре тасма кисеп тора, икенчеләре аны урап кәгазь тартмаларга тутыра, өченчеләре челтәр итеп үрә. Волонтерларның эше киңкырлы. Алар окоп шәмнәре ясау өчен консерв банкалары да җыялар. Өйләрендә токмач кисеп, аны бозылмасын өчен ныклап киптереп, тартмаларга тутырып алып киләләр. Әле өйләрендә нинди материал бар, шуны алып килеп, госпитальдәге солдат егетләребезгә эчке киемнәр дә тегәләр. Солдатларыбызга бик мөһим матди ярдәм кирәк булганда әледән-әле түгәрәк суммада матди ярдәм күрсәткән ветеран табибларыбызны билгеләп үтәсе килә. алар Җәмилә Сәйфетдинова, Разия Әхмәтшина, Энҗе Хөсәенова, Нурания Якупова, Рәмзия Мөдәрис кызы. «Тамчыдан күл җыела» диләр. Алдагы санап киткән эшләр мисалында бу якты чагыла һәм гуманитар ярдәм оештыруда үзәк сырхауханә ветераннарының өлеше зур дияр идем. Ә без үз чиратыбызда бик тиздән, ир-егетләребезнең, газиз улларыбызның сау-сәламәт туган якларына кайтуларын түземсезлек белән көтеп калабыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев