Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

“Маяк”та табиблар белән “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды

Үлем-китемнәрнең артуында төп сәбәпләр нидә? Мәетне ярдыру тәртибе ничек? Яман шеш авыруы белән хәл торышы ни дәрәҗәдә? Коронавирус авыруыннан төп профилактик чара булган вакцинаны кайда, кайчан, кемгә ясатырга була?

Бүген “Маяк” газетасы редакциясендә узган чираттагы “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә әнә шул һәм башка актуаль сорауларга җаваплар алынды. Анда район үзәк сырхауханәсенең баш табиб урынбасарлары Рашат Хуҗин, Светлана Ибраһимова, медпрофилактика кабинеты мөдире Луиза Морадымова, табиб–методист Роберт Каһарманов, табиб-онколог Ләйсән Фәйзрахманова катнаштылар.

7 апрель – Бөтендөнья Сәламәтлек саклау көне. Шул уңайдан районда 7-10 апрель көннәрендә сәламәт яшәү рәвешенә, авыруларга каршы профилактикага багышланган акция игълан ителде. Аның кысаларында хезмәт коллективларында һәм җәмәгатьчелек белән күптөрле чаралар оештырылачак. Аларда барыбыз да актив катнашыйк! Сәламәтлек үзебез өчен кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев