Укучылар – “Мәдәни көндәлек” җиңүчеләре
Башкалабыз Казанда “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләрен котладылар.
Әлеге үзенчәлекле проект бердәнбер региональ махсус балалар социаль челтәре. Ул укучыларның мәдәни үсешен һәм тәрбиясен чагылдыра.
Проект Фән һәм мәгариф, Мәдәният минстрлыклары, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында тормышка ашырыла. Быел бәйгенең район этабында Данир Әхмәтгалиев (2 неч мәктәп, 1 сыйныф), Рифат Миңнегалиев ( 9 нчы мәктәп, 4 сыйныф), Фаина Тазова (4 нче мәктәп, 3 сыйныф), Низам Фәртдинов ( Актүбә 1 нче мәктәбе, 2 сыйныф) җиңү яуладылар. Алар башкалабызда тәбрикләү тантанасында катнашты һәм Мәскәү һәм Казан циркларының уртак программасын тамаша кылды. Буыннарны берләштергән һәм балаларыбызга иҗади киңлекләр биргән бу проект елдан-ел популярлаша һәм халыкчан була бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев