Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәдәни үзәктә Ачык ишекләр көне күңелле узды

8 сентябрьдә Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә мөмкинлеге чикле кешеләр өчен Ачык ишекләр көне узды.

Кунаклар өчен концерт һәм театральләштерелгән тамаша әзерләнде. Балалар да, өлкәннәр дә кызыклы уеннарда актив катнаштылар. «Иҗат каруселе» клубында тәрбияләнүчеләренең иҗади эшләре күргәзмәсе барлык кунакларның игътибарын җәлеп итте. Һәрбер эш яшь рәссамнарның уникаль карашын һәм талантын чагылдыра.

Мәдәни үзәктә мөмкинлеге чикле кешеләр өчен түгәрәкләр эшли. Анда шөгыльләнүчеләр төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар. Ачык ишекләр көне күпләргә яңа дөньяга юл да ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев