Югары Стәрле авылы китапханәсендә Нәҗибә Ихсанованы искә алдылар
Югары Стәрле авылы китапханәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар театры легендасы Нәҗибә Ихсанованы искә алу кичәсе узды.
Китапханәче Нәзирә Латыйфуллина Нәҗибә Ихсанованың тормышы һәи иҗаты белән таныштырды, "Уйнап узган гомер" китабына күзәтү ясады.
“Китап сөючеләр белән “Андыйларны падишахлар да күрмәгән” исемле фильмны карап, сәхнәдә йөзләгән онытылмаслык якты образлар тудырган якташыбыз белән горурландык”, – ди Нәзирә Латыйфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев