Ирекле авылында талантлы халык яши.
Эштән соң вакытларын алар мәдәният йортында күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Әле менә авыл үзешчәннәре Н.Гаетбаевның "Аты барның дәрте бар" дигән 2 пәрдәлек комедиясен сәхнәләштергәннәр.
"Бик тә кызыклы булды, көлдек тә, күзгә яшьләр килерлек минутлары да булды, бик ошады, афәрин!" - дип тамашачылар гөрләтеп кул чаптылар, чәчәкләр дә бүләк иттеләр. Артистларыбыз да үз уеннарыннан рәхәтлек, якты кичерешләр алды. Котлыбай ролен - Альберт Хөҗҗәтов, Сатыбалны - Мөхлис Җиһангиров, Балбикәне - Зөлфия Сабурова, Шәмсебикәне - Фәйрүзә Сәлимова, Октябринаны - Зөһрә Әсхәдуллина, Закирҗанны Илнур Арсланов башкарды.Рәхмәт артистларыбызга”, - ди мәдәният йорты директоры Зөлфия Сабурова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев