Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Чатыр тауда җыен” фестивале кунакларда онытылмаслык тәэсирләр калдырган

8 июльдә Азнакайда “Чатыр тауда җыен” исемле төрки халык иҗаты фестивале узды.

Анда Татарстан, Башкортостан республикалары, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән 50 гә якын фольклор коллективы чыгыш ясады. 

Башкортстанның Бижбүләк районы Седякбаш авылы фольклор коллективы үзләренең  фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашып, хат юллаган:

“Безнең “Родство” коллективына да әлеге бәйрәмдә катнашу бәхете елмайды. Искиткеч җылы, онытылмаслык тәэсирләр алып кайттык.  Милли ишек алларының бизәлеше, берсеннән-берсе матур костюмнар, дуслар, туганнар белән кочаклашып күрешүләр, барлык коллективларының югары дәрәҗәдә чыгышы, җырлар, биюләр, дуслык әйлән-бәйләне таң калдырды. Фестиваль шулкадәр югары дәрәҗәдә оештырылган. Азнакайлылар бик кунакчыл халык, кураторлар безне  колач җәеп каршы алдылар, озата йөрделәр. Иртәнге, төшке аш белән сыйландык. Безнең коллективка 60 яшьтән өлкәнрәкләр йөри. Без Чатыр таудан яшәреп, көч-дәрман алып, икенче елга да килергә дигән теләк белән янып кайттык. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек телибез”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев