Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Чатыр тауда җыен» үтте

Дистә елдан артык яшәп килгән йола дәрәҗәсендәге төрки халыклар фестивале быел да матур истәлекләр калдырды.

Инде 14 нче ел Азнакай районының күрке, даны булган Чатыр тавында Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килгән иҗат коллективларын, милләт вәкилләрен берләштерүче төрки бәйрәм оештырыла.

Билгеле, районыбызда төрле милләт кешеләре дус-тату яшиләр. Оештырылган милли ишегалларында исә һәр милләтнең үзенә генә хас кунакчыллыгы, аш-су осталыгы, кул эшләнмәләре күрсәтелде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы буенча «Татнефть»нең социаль программаларны тәэмин итү үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев, «Мисс Европа – 2024» титулын яулаган якташыбыз Роза Һадиева бар кунакларны сәламләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.

Горур Чатыр тавыбызга, шушы күркәм бәйрәмгә, Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән 40тан артык иҗат коллективы килгән. Алдыбызда ата-бабаларыбыздан калган бай мирасны кадерләп саклау бурычы, шуңа да без әлеге фестивальне ел саен үткәрәбез, – дип сөйләде район башлыгы.

Иҗат коллективлары, солистлар кабатланмас моңлы, дәртле чыгышларын тамашачыга бүләк иттеләр, һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырылды. Бәйрәм азагында бар кеше халыклар дуслыгы әйлән-бәйләнендә йөрде.

Курай белән думбырада үзәкләрне өздерерлек моңнарны күрше Башкортстан Республикасы Бакалы районыннан килгән Ханнановлар гаиләсе башкарды. Рөстәм белән Зәлия Ханнановларның уллары Азамат фестивальдә катнашу, гаиләләренең иҗади триосы хакында сөйләде:

Бу фестивальдә беренче тапкыр булабыз һәм безгә монда бик ошады. Мин бәләкәйдән диярлек әти-әнием белән чыгыш ясыйм, бер җиде ел бар инде. Башкортстанда, Татарстанда уздырыла торган күп бәйгеләрдә катнашабыз. «Чатыр тауда җыен» фестивалендә без «Шәйморатов генерал» җырының көен уйнадык. Репертуарыбызда шулай ук «Буранбай», «Сыңрау торна», «Һалдат маршы», «Ай-һай, Салават!» кебек башкорт көйләре бар, аларны барысын да санап бетерерлек түгел, шундый күп! дип уртаклашты җиденче сыйныфны тәмамлаган Азамат Ханнанов.

Рөстәм Ханнанов – Нәҗиб Асанбаев исемендәге Бакалы район Мәдәният сараенда «Азамат» курайчылар коллективы, «Уралым» халык биюе ансамбле җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Тормыш иптәше Зәлия балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Илебездә игълан ителгән Гаилә елында Ханнановлар бергә чыгыш ясап, Чатыр тауга җыелган кунакларга үз рухи кыйммәтләрне саклаган үрнәк ныклы гаилә булуларын күрсәттеләр, фестивальнең асылында яткан бердәмлек рухының гәүдәләнеше булдылар.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев