Азнакайның яшь талантлары уңышлары белән сөендерә
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь талантлары уңышлары белән сөендерә

​​​​​​​Әлмәттә Ф.Яруллин исемендәге яшь музыкантлар ачык республика бәйгесе узды.

Кыллы музыка кораллары номинациясендә безнең Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерде: Мәдинә Исламова – беренче, «Violinki» скрипкачылар ансамбле икенче дәрәҗә лауреат, Эмелина Латыйпова, Камилла Баймурзина өченче (укытучылары Лилия Тимирова, концертмейстер Алия Солтанова) дәрәҗә лауреатлар булдылар. Артур Сабиров, Рания Солтанова – икенче дәрәҗә лауреатлар (укытучылары Зөлфия Еникеева, концертмейстер Лилия Газизова).


Нет комментариев