Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда җирле шагыйрьләр белән очрашу узды

Халкыбызның бөек әдибе Габдулла Тукайның туган көне, Шигърият ае кысаларында Азнакайның туган якны өйрәнү музенда «Туган телем – бәллүр чишмә» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Шәһәребезнең 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасы шагыйрә Ильмира Сәлахованың «Шүрәле ярдәмгә ашыга» дигән сәхнә әсәрен күрсәтте. Балалар образларга кереп, шулкадәр оста итеп уйнадылар, туган телебезнең матурлыгын, кадерен ачып салдылар.

7 нче урта мәктәпнең Фирүзә Кашапова җитәкчелегендәге «Әдәби туган як» иҗат берләшмәсе укучылары үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Гимназиядән Чулпан Нәҗипова бик матур итеп татарча биеп, күңелләрне күтәрде.

«Маяк» газетасы каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары – шагыйрьләр Резеда Шәрипова, Халидә Галимова, Сәрвәр Хәнипова, Нәсимә Фазлыева, Гөлчәчәк Садретдинова, Арнис Абдуллин чыгышларын очрашуга килгән гимназия һәм 7 нче мәктәп укучылары кызыксынып тыңладылар.

Бөтендөнья татар конрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миннеханова балаларны туган телне яратырга чакырды.

Кичәне матур эзгә салып, музей хезмәткәре Гөлфия Мостафина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев