Азнакайның Тарсус паркында милли уеннар узды
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Тарсус паркында милли уеннар узды

Азнакай шәһәренең Тарсус паркында Мәдәни үзәк 7 һәм 8 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән берлектә “Без дус балалар” дигән күңелле чара уздырды.

Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. 6 нчы мәктәп һәм гимназия укучылары бәйгеләрдә һәм эстафеталарда актив катнаштылар, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә багышланган табышмакларга җавап бирделәр. Аеруча аларга башкортларның “Юрта”, татарларның “Сукыр тәкә”, русларның “Алтын капка” уеннары ошады.

Соңыннан балаларга территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Мөнирә Абдулвәлиева һәм Гәүһәрә Мөгътәсимова тәм-томнар тараттылар.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев