Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашты

Үзәк район китапханәсендә ТРның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгьзасы, Мәхмүд Кашгарый исемендәге халыкара, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр иясе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән күркәм очрашу булып узды.

Чарада районыбыз китапханәчеләре һәм язучының һәр әсәрен үз итеп укучы тугры китап укучылар, иҗат әһелләре катнашты. Алып баручылар, тамашачылар белән җылы элемтәдә булып язучы үзенең тормыш юлы, әсәрләренең язылу тарихы, геройларның үзенчәлекле язмышлары белән таныштырды.
Тамашачыларга Урсай авылы китапханәчесе Флүзә Мөнихова авторның ""Ак чәчәкләр" телесериалы өчен махсус язылган "Синсез" дигән җырын, районыбызның виртуоз баянчысы Илһам Шакиров татар халык моңнарын бүләк итте. Таллы Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Гөлкәй "театр коллективы уйнаган авторның "Сагынган чакларымда" драмасыннан өзек күпләрнең күңелләрен тетрәндереп керфекләрен чылатты. Китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова язучыга изге теләкләрен җиткереп, район мәдәният идарәсе исеменнән бүләкләр тапшырды. Әлеге җылы очрашудан һәркем үзенә рухи азык алып бик кәнәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев