Пәнҗешәмбе көнне “Китап” радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны белән Азнакайга килә.
“Китап” радиосы республиканың берничә районында гөрләтеп концертлар уздырды. Ниһаять, безгә дә чират җитте: 28 июль көнне “Китап”чылар Азнакайга килә!
Концертта татар эстрадасы артистлары – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илшат Сафин, баянчы – Ильяс Шәрипов, алып баручы Лилия Кадыйрова чыгыш ясаячак.
Концерт Татарстан мәйданында уздырылачак.
Программада:
– 17.00 сәгатьтә “Җәйләр ямьле китап белән” әдәби мәйданчык эшли башлый. Биредә китап сөючеләр белән очрашу уздырыла;
– шагыйрьләр, хикәя, юмор осталары чыгышлары;
– концерт номерлары;
– хәбәрчеләрне һәм җирле язучылар, шагыйрьләрне бүләкләү;
– балалар һәм өлкәннәр өчен милли уеннар оештырылачак.
Шунда ук китап күргәзмәсе (аларны сатып алу мөмкинлеге дә булачак), аттракционнар һәм сәүдә нокталары да эшләячәк.
Рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачарга сез дә килегез!
0+
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев