Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Май чабу бәйрәме узды

Бүген шәһәребезнең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда славяннарның борынгы йоласы – Май чабу (Масленица) бәйрәме узды.

Азнакайлыларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

– Азнакайда төрле милләт вәкилләре гасырлар дәвамында бердәм, кулга-кул тотынып эшли һәм яши, бәйрәмнәребез дә уртак. Алга таба да шулай килешеп, тату яшәргә язсын, – диде ул.

Кышны озату, язны каршылау бәйрәме уеннарга, җырга, биюләргә бай булды. Халык артистларга кушылып биеде, бәйгеләрдә көчен сынады.

Авыл мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торды, самоварлар кайнап утырды, халыкны чәй һәм беленнәр белән сыйладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев