Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда "Ислам яктылыгы" күргәзмәсе ачылды

Ап-ак болытларга терәлеп торган мәһабәт манаралар, хәтфә яшел үләннәр һәм шамаилләрнең алар белән сихри бәйләнешләре - боларның барысын да Азнакай туган якны өйрәнү музеенда ачылган «Ислам яктылыгы» рәсем күргәзмәсендә күрергә мөмкин.

Әлеге экспозиция Идел буе Болгар халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм Татарстанда Цифрлаштыру елларына багышланган.

Күргәзмәне ачу тантанасында Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, күргәзмәнең кураторы Мөдәрис Минһаҗев, ТРның танылган рәссамы Салават Нигъмәтов, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Кадрия Шарова, Череповец сәнгать институтының рәсем кафедрасы профессоры Вера Филлипова, Азнакай районы мөхтәсибе Азат Талибуллин, Чистай мәчете имам - хатибы Әбу Бакр Азизов, шулай ук рәсем сәнгатен яратучылар катнаштылар.

«Ислам яктылыгы» - колоритлы, тематик күргәзмә. Ул 2019 елның маеннан старт алган. Әлеге күргәзмә-проект илкүләм, чит илләр һәм халыкара пленэр рәссамнарының күп еллык эшләрен үз эченә керткән. Проект Чистай мөхтәсибәте, Чистай районы администрациясе һәм республика рәссамнар берлеге тарафыннан эшләнгән", - дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Гөлфия Мостафина.

Әлеге проект дәвамлы булып, күчмә күргәзмәләрдә үз урынын ала, Казандагы Кол Шәриф мәчетендә, ТР Дәүләт Советында һәм Татарстанның күп кенә районнарында тәкъдим ителә. Республиканың меңнән артык кешесе шушы матурлыкны хозур кылды һәм үзенә рухи байлык алды. Күргәзмә бүгенге көндә Азнакай җирлегендә булып, район халкын сөендереп, рухландырып тора.

Биредә азнакайлыларга 200 картинаның иллесе тәкъдим ителә - боларның барысын да сәнгать күргәзмәсендә карарга мөмкин. Күргәзмә 1 майга кадәр эшләвен дәвам итәчәк. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев