Азнакайда инвалидлар Сабантуе узды
Азнакайда мөмкинлеге чикле кешеләр өчен Сабантуй уздыру күркәм традициягә әверелде.
Бүген җыр-моңга, уен-бәйгеләргә бай бәйрәм язмыш салган сынауларга карамастан, көчле рухлы булып калган азнакайлыларны шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркына җыйды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге Сабантуйны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелегенә, районыбыз предприятие-оешмаларына, эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде.
“Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров та бәйрәмдә катнашып, изге теләкләрен җиткерде.
– Үзем дә Азнакайда туып үстем, туган җирем белән беркайчан да элемтәне өзмәдем. Килгән саен биредәге матур үзгәрешләргә сокланам. Бик күп социаль объектлар төзелә, төзекләндерелә, халыкка уңай яшәү шартлары тудырыла. Район хакимияте тарафыннан авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә зур игътибар бирелә. Социаль мәсьәләләр “Татнефть” җәмгыятенең дә игътибар үзәгендә, – диде Азат Ягафаров. – Сез үзегезне көчле рухыгыз белән безгә үрнәк булып торасыз. Мин дә сезнең проблемалардан читтә калмам, – диде ул мөмкинлеге чикле кешеләргә мөрәҗәгать итеп.
Сабантуй күңелле мизгелләргә бай булды. Бу көнне мөмкинлеге чикле һәркемгә бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен паркта бушка аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм пылау белән сыйлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев