Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда “Чатыр тауда җыен” халыкара фольклор фестивале узды

Бүген, 16 июль көнне,  Азнакай районындагы Чатыр-тауда, Татарстанның иң биек ноктасында, төрки халыклар фестивале узды.  

Менә инде уникенче ел мәһабәт тавыбыз үзендә кунаклар кабул итә. Быел бирегә республиканың төрле районнарыннан, төрле төбәкләрдән, Башкортстаннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән танылган артистлар,  50 гә якын фольклор коллективлар килгән иде. 

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы  Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадеев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәмдә катнашучыларга бәйрәм сәламен җиткерде һәм рәхмәтен белдерде.

­- Бүген районыбызда олы бәйрәм - төрки халыкларның төбәк фольклор фестивале. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, ди халык. Бүгенге Чатыр тау җыены ерак үткәннәребезне барлап, халкыбызга җиткерү, милли мәдәниятебезне үстерү чарасы ул, - диде район башлыгы. 

Чатыр тау республиканың иң биек ноктасы булганга күрә, чыннан да  азнакайлылар эш тә дә, иҗатта да биеклеккә ирешә беләләр. Үзләренә бөек бурыч йөкләгәннәр: әлеге фестивальне оештыру, халкыбызның милли мирасын халыкка җиткерү, яшьләргә тапшыру милләтебезне, мәдәниятебезне үстерү өчен зур өлеш кертәләр. ­ диде Зилә Вәлиева һәм зур рәхмәтен җиткерде.

«Чатыр тауда җыен» фольклор фестивале 2011 елдан башлап Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты һәм Азнакай район Советы, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән уздырыла. Фестивальнең максаты ­ мәдәни багланышларны үстерү, халыкара мәдәни хезмәттәшлеккә ярдәм итү, Россия төрки халыкларның милли гореф-гадәтләре үрнәгендә толерантлык тәрбияләү. 

Бәйрәм чарасы төбәгебезнең гасырлык тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән ачылды.  Программада фольклор коллективлары чыгышыннан тыш декоратив-гамәли иҗат осталары эшләреннән күргәзмәләр, милли тәм-томнардан авыз итү, татар халкының көнкүрешен тасвирлаган милли утарлар оештырылган иде. 

Фестивальне танылган җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Равил Галиев чыгышлары бизәде.

Бәйрәмнән репортажны "Маяк" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев