Азнакай ветераннары Сабантуйда кыздырды
Бүген Үчәлле авылы җирлегендә районыбыз ветераннары активы Сабантуе узды.
Ел саен шундый бәйрәмгә җыйналу Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советында күркәм традициягә әверелде. Быел ул Үчәлле авылы Сабантуй мәйданында узды.
Кунакларны күпереп пешкән авыл икмәге һәм салкын куас белән каршы алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина, ветераннар советы рәисе Олег Владимиров сәламләп, изге теләкләрен юлладылар.
Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
“Сез төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куеп, гомерегезне районыбыз үсешенә багышлагансыз. Бүген дә бай тәҗрибәгез, төпле киңәшләрегез белән ярдәм итәсез”, – дип ул ветераннарга рәхмәтен белдерде.
Ул бер төркем активистларга районның 90 еллык юбилее уңаеннан медальләр һәм бүләкләр тапшырды.
“Мондый бәйрәм республикада бары Азнакайда гына уза. Ветераннарны кайгыртканнары, ярдәм иткәннәре, һәр башлангычыбызны хуплаганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт”, – диде район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.
Үчәлле уңганнары утлы казанда бик тәмле итеп пылау пешергәннәр, чәй өстәлләре әзерләгәннәр. Ветераннар да буш кул белән килмәгән: ит, борай, кабак бәлешләрен, чәк-чәген, урамасын, җиләк пирогларын пешереп алып килгәннәр.
Үчәлле һәм Якты Күл авылы үзешчәннәре кунакларны җырлаттылар да, биеттеләр дә, кызыклы уеннар оештырдылар.
Киләсе елда Сабантуй үткәрү эстафетасын Әгерҗе авыл җирлеге алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев