Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы авыллары мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашты

 Чубар-Абдул мәдәният йорты базасында мәдәният хезмәткәрләренең зона семинар-киңәшмәсе узды.

Анда Чубар-Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов, район һәм шәһәр мәдәният йорты җитәкчелеге, авыл мәдәният учаклары директорлары һәм сәнгать җитәкчеләре катнашты.

“Быел үзешчән сәнгать смотр-конкурсында без “Иң яхшы фольклор ансамбле” номинациясендә җиңүче дип табылдык һәм район күләмендә икенче урынга лаек булдык. Семинарда үзебезнең чыгышыбызны тәкъдим итеп, бу юнәлештә тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Якын-тирә авылларның мәдәният йорты хезмәткәрләре дә татар халкының борынгы уеннарын күрсәттеләр, чалпылар бию буенча мастер-класс үткәрде. Быел “Умырзая” фольклор ансамбле оешуга 10 ел тула, юбилей концертына “Чалпы күчмәлесе” биюен дә өйрәнергә дип торабыз”, – ди Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

Район һәм шәһәр мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева смотр-конкурсның югары дәрәҗәдә узын билгеләп үтте һәм авыл мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. Семинарда түгәрәкләр эшчәнлеге, фольклор чыганаклары һәм тупланган материалны куллану, халыкка җиткерү  турында сүз барды

– Күршеләребез бик матур "Аулак өй" күренеше белән каршы алдылар. Халкыбызның матур, онытылып бара торган җырлары тыңлап, биюле уеннарын карап, ял итеп, тәҗрибә туплап,  татар халык ашлары белән сыйланып кайттык, оештыручыларга рәхмәт, – ди Ирекле мәдәният йорты директоры Зөлфия Сабурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев