28 бию коллективы арасыннан 12 се лауреат исемен яулады.
Легендар хореограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Манюров истәлегенә багышлап уздырылган “Бию планетасы” фестивале гала-концертында быел 28 бию коллективы үз осталыкларын күрсәтте.
“Араларында инде зур тәҗрибә туплаганнары да, дебютантлары да бар иде. Биюләр бер-берсен кабатламады, һәрберсе үзенчәлекле, шулай ук костюмнар да күз явын алырлык булды”, – ди жюри рәисе, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.
28 бию коллективы арасыннан 12 се лауреат исемен яулады.
Нет комментариев