Мәдәният йортында өлкән буын өчен “Кичке уен” дигән ял кичәсе узды.
Анда иҗат коллективлары яшьлек җырларын башкарып, биеп, элекке уеннарны искә төшереп, күңелле ял итте.
Кичәнең кунаклары - муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов ветераннарга киләчәктә дә шулай актив, матур итеп, сау-сәламәт яшәүләрен теләделәр.
“Мондый бәйрәмнәр өй мәшәкатьләреннән арынып, бер-беребез белән аралашып, күңелләргә рухи ял алырга ярдәм итә”, - диләр өлкәннәр.
Нет комментариев