Районыбызда Сабантуйга бүләк җыюлар дәвам итә
Чираттагы сөрән сугу Азнакай шәһәренең Монолит микрорайонының Стәрле Елга урамында үтте.
Халык шау-гөр килеп, сөрәнчеләрне каршылады. Биеделәр дә, җырладылар да – дус-тату яшәүче Стәрле Елга урамы халкы якынлашып килгән сабан туен зарыгып көткәнен күрсәтте. Олысы да, бәләкәе дә күтәренке кәеф белән калды – һәркем бәйрәмгә әзер!
.jpeg)
Нет комментариев