Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның «Кояшкай» балалар лагеренда карнавал узды

«Кояшкай» лагереның өченче сменасы «Көн саен бәйрәм» темасына багышланды. 20 июльдә лагерьда күңелле чара узды.

Бәйрәм ачу тантанасында "Азнакай" санаториясе җитәкчесе Рөстәм Дәүләтшин да катнашты, ул лагерьда ял итүче балаларны күңелле җәй, бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткәрде.

Балалар өчен әлеге чара – маскарад-карнавал – ул чын тылсым бәйрәменә әверелде. Алар вакытлыча булса да яраткан фильм-китап геройларына әйләнделәр.

Балалар тоз белән рәсем ясадылар, футбол уйнадылар, спорт эстафеталарында катнаштылар, шулай ук бодиарт сәнгате белән танышып, төрле төсле буялар белән битләренә рәсемнәр төшерделәр, бер берсе белән күңелле вакыт үткәрделәр.

Һәр отряд үзенең кабатланмас костюмын да тәкъдим итте.

Җәйге яллар бигрәк тә лагерҗда ял итү балалар өчен онытылмаслык хатирә булып саклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур репортаж. Рәхмәт!