Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь артистлары җиңү артлы җиңү яулый

Азнакайның Зөлфия Галиева җитәкчелегендәге театр мастерское фестиваль-конкурсларда җиңүләре белән куандырды.

Яр Чаллы шәһәрендә узган “Если бы” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр сәхнә осталыгы бәйгесендә коллективның 7 яшькәчә төркеме Ирина Солодилованың “Беркем дә артык түгел” спектакле белән ”Драма спектакле” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат, 11-14 яшьлекләр арасында “Безнең ишек алды этләре” спектакле белән дипломант,  “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Азалия Шәйхиева һәм Мурад Шәрипов икенче дәрәҗә лауреат булган.

“Без бергә” халыкара конкурс-фестивалендә театр коллективының 8-12 яшьлекләр төркеме “Мюзикл” номинациясендә, 5-6 яшьлекләр төркеме ”Драма спектакле” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат,  “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Азалия Шәйхиева өченче дәрәҗә лауреат исемен яулаган.

“Бу җиңүләр – уртак тырышылыгыбыз. Хореограф Лилия Талиповага, көйләр язучы Гөлназ Җиһаншинага, көйләргә  оранжировка ясаучы Булат Җиһаншинга һәм зур теләк белән шөгыльләнүче балаларга рәхмәтлемен. Мондый бәйгеләр актерлык сәләтен ачарга, башкаларның иҗаты белән танышырга һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итә”, – ди Зөлфия Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев