Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда хезмәт саклау буенча күңелле уен үтте

Бөтендөнья хезмәт саклау көне уңаеннан «Тау» яшьләр үзәгендә мәгариф идарәсеннән Лена Гыйззәтуллина мәгариф системасы хезмәткәрләренә «Имин хезмәт – һәркемнең вазифасы» исемле биш блоктан торган уен оештырды

Катнашучыларның осталыкларын жюри бәяләде. Жюри составында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин да булды.

- Бирегә катнашырга, командалар өчен җан атарга килүчеләргә олы рәхмәтне җиткерәм. Ел саен 28 апрель көнне бөтен дөньябыз Хезмәт саклау көнен билгеләп үтә. Бу бик мөһим дата, чөнки һәркемебез эш урыннарында эшли, һәм без эштән соң исән-имин гаиләләребезгә кайтырга тиешбез. Аның өчен безгә эштә һәрвакыт иминлек техникасын үтәргә, сакларга кирәк. Азнакай районында да бу датага күп игътибар бирелә балалар һәм олылар өчен төрле профилактик чаралар, бәйгеләр, уеннар оештырыла, – диде район башлыгы ярдәмчесе.

Конкурста катнашучылар башта командалары белән таныштырдылар. Хезмәт саклаудан 100, 200, 300, 400 һәм 500 баллга төрле сорауларга җавап бирделәр. Дүрт команда – Азнакай шәһәренең 1 нче, 2 нче мәктәпләре, 4 нче «Светлячок» балалар бакчасы һәм Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре арасында кызу ярыш барды. Нәтиҗәдә 1 нче урынны – Балалар иҗаты үзәге, 2 нче урынны – 2 нче мәктәп, 3 нче урынны 4 нче балалар бакчасы алды. Һәр команда бүләкләнде.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев