Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Татар малае, татар кызчыгы — 2024» бәйгесе тәмамланды

21 нче «Сандугач» балалар бакчасында «Татар малае, татар кызчыгы — 2024» бәйгесендә барлык катнашучылар чыгыш ясадылар

Ике көн дәвамында алты-җиде яшьлек катнашучылар үзеңне тәкъдим итүдә, җыр, бию, сүз сәнгатендә осталыкларын күрсәттеләр, гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.

Азнакай хатын-кызлар советы җитәкчесе Эльвира Галиева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөлфия Зарипова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова чыгышларны бәяләделәр. Һәр чыгыш ясаучы үзенә җәлеп итте, шуңа да җиңүчеләрне билгеләү шактый гына авыр — һәркем югары дәрәҗәдә әзерлек белән килде.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев