Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Нәҗибә Ихсанованы искә алдылар

Төбәкне өйрәнү музеенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар театры легендасы Нәҗибә Ихсанованы искә алу кичәсе узды.

"Әгәр исән булса, бүген 25 гыйнварьда якташыбыз, яраткан халык артисты Нәҗибә Ихсановага 85 яшь тулган булыр иде," - дип музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина чараны башлады.

Кичәдә Азнакай Халык театры коллективы, шәһәрнең 7нче урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары, сәнгать сөючеләр катнаштылар.
Музей хезмәткәрләре Нәҗибә Ихсанованың тормышы һәм иҗат юлы белән, шулай ук театрга багышланган экспозиция белән таныштырдылар, Азнакайга кайтып, район сәхнәсендә башкарган рольләрен, аның белән очрашуларны режиссер Гөлсинә Җамалиева, Азнакайның өлкән буын артистлары Рәис Гарипов, Әлфирә Афзалова җылы итеп искә алдылар.

Чара ахырында мәктәп укучылары ике командага бүленеп, театр сәнгатенә багышланган уен - викторинада көч-белемнәрен сынадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев