Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Музейлар төне»акциясе бара

Азнакайда “Музейлар төне” акциясе кысаларында күп чаралар уздырыла.

Район халкын һәм кунакларны мәгариф һәм төбәкне өйрәнү музейларына кызыклы сәяхәт көтә.

Мәгариф музеенда “Музейлар төне”  укытучылар коллективының җыры белән башланып китте. Чаралар да Педагог һәм остаз елына багышланган. Кунаклар башта укытучыларның иҗат остаханәсе: кул эшләре, картиналары, китаплары белән таныштылар. Музейда ветераннар пионер һәм комсомол чакларына әйләнеп кайтты.

“Тарихыбызны барлау буенча районда шактый эш алып барыла. Музей – ул безнең үткәнебез һәм киләчәгебез.  Кеше җиргә килә дә китә, бездән соң килер буыннарга мирасыбыз калырга тиеш”, –  дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев акциянең әһәмиятен ассызыклап.

Азнакай төбәкне өйрәнү музее әлеге акциядә тугызынчы тапкыр катнаша. Биредә пыялага рәсем ясау буенча мастер-класс, “Нейро дөнья” дигән балалар бүлмәсе, осталар һәм хәйрия ярминкәләре, рәссам Николай Карасевның агачка уеп ясалган бай сәнгать күргәзмәсе эшли, егетләр һәм кызлар арасында “Матурлар һәм батырлар” дигән баттл оештырылды.

“Музеебыз ишекләре кичке тугызга кадәр ачык. Кызыклы очрашулар, концерт номерлары, җанлы экспозицияләр көтелә”, – ди музей хезмәткәре Гөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев