Ял көннәрен саф һавада «хәрәкәттә — бәрәкәт» шигаре белән үткәрүче гаиләләргә район-шәһәр Мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле программа оештырдылар
Чаңгы базасында ял итүче дүрт гаилә «Папа — это вам не мама» дип аталган бәйге-ярышта катнаштылар. Төрле кызыклы биремнәр эшләп, һәрберсе битләр алсуланганчы, кәефләр иң югары ноктага җиткәнче катнашты. Нәтиҗәдә Кәримовлар гаиләсе — 1 нче урын, Артемьевлар — 2 нче урын, Шәрәфиевлар — 3 нче урын, Бәдретдиновлар 4 нче урын алдылар. Һәрбер гаиләгә тәмле бүләкләр тапшырылды, һәм вакытны күңелле үткәргәннән онытылмас тәэсир калды.
Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.
Нет комментариев