Азнакайда Космонавтика көнен рәсемнәр күргәзмәсе, җыр-биюләр белән билгеләп уздылар
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Космонавтика көнен рәсемнәр күргәзмәсе, җыр-биюләр белән билгеләп уздылар

Мәдәният йортында Космонавтика көненә багышлап уздырылган чарада шәһәр мәктәпләре укучыларының әлеге темага багышланган рәсем күргәзмәсе һәм мастер-класс оештырылды.

Луиза Шәфыйгуллина балаларга космосны өйрәнү тарихы, бу өлкәдәге күренекле шәхселәр турында сөйләде, викторина уздырды.

Чараны Мәдәният йорты артистлары җыр-биюләре белән бизәделәр.

Радиотүрәрәк әгъзаларын бүләкләү дә чараның күңелле мизгеле булды. Соңыннан балалар “Ул космоссыз яши алмый” дигән мультфильм да карадылар.


Нет комментариев