Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме күңелле узды
Бүген шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында Яз һәм Хезмәт бәйрәме узды.
Чараны балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары концерт номерлары белән ачып җибәрделәр. Алардан соң Мәдәният идарәсе сәнгать осталары халыкка үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Стадион бәйрәмнән гөрләп торды. Блалар өчен күп төрле спорт уеннары, мастер-класслар оештырылды, бер читтә ярминкә гөрләде.
Азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм район профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе Рафаэль Шәйдуллин изге теләкләрен җиткерделәр.
“1 Май бәйрәме – ул яз гына түгел, хезмәт символы да. Тырыш хезмәт – тормышыбыз иминлеге, муллыгы нигезе. Азнакаебыз елдан-ел үсә, матурлана, бу барыбызның да уртак хезмәтебез нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев