Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмы күрсәтелде

Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында режиссер Алмаз Нургалиевның якташыбыз, РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты Әзһәр Шәфыйк улы Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Җылак” фильмына презентация булды.

Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында режиссер  Алмаз  Нургалиевның якташыбыз, РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты Әзһәр Шәфыйк улы Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Җылак” фильмына презентация булды.

Әзһәр Шакиров 1940 елның 22 февралендә Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылында (Буралы авылы янында) туган.  Аның балачагы да, яшьлеге дә  җиңел булмый. Районыбызның чиксез басулары буйлап йөгерүче яланаяклы малай Казан шәһәренә университетка укырга керергә хыяллана. Шушы хыялын тормышка ашыру өчен  бер чемодан белән  Казан шәһәренә чыгып китә.  Әмма язмыш аңа  Мәскәү шәһәрендәге М.Щепкин исемендәге югары театраль училищесын әзерләп куйган икән.  Ул 1961 елда әлеге училищены тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына алына.  Шул вакыттан бирле, инде бишенче дистәсен Ә. Шакировның иҗаты шушы театр белән бәйле. 

1966 елда “Моабит дәфтәре” кинолентасында Абдулла Алиш ролендә уйный.

Тумышы белән Актаныш районыннан булган режиссер Алмаз Нургалиев фильмы беренче минутларыннан ук Ә.Шакировның балачагына алып кайта. Совет чорында паспорт алу белән бәйле авырлыклар, Казан шәһәренә бару, театр үрләренә күтәрелү... Боларның барысы да артистны корыч кебек чыныктыра. Фильмда артист әнисен аеруча җылылык һәм наз белән искә ала. Әзһәр Шакиров бөтен гомере буе һәм бүген дә яраткан эше, туган теле, туган иле  өчен янып яши. “Күңел елый, без бик аз калдык”, – ди ул һәрбер яңа буынның туган телендә аз сөйләшә баруы, алай гына да түгел бөтенләй үк онытуына  җаны әрнеп.

“Җылак” исеме астында режиссер Алмаз Нургалиев Әзһәр Шакировның үз теле, милләте өчен ничек борчылуын, бу трагедиядән җанының ничек “җылывын” күрсәтергә тели.

Фильмны карарга Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде һәм Алмаз Нургалиевка Рәхмәт хаты тапшырды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасының атказанган артисты Данир Сабиров та катнашты. Ул фильмның тирән мәгънәгә ия булуын билгеләп узды һәм режиссерга  киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев