Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай ветераннары җырлап яши

Картаямы ни соң йөрәк, маңгайлар сырланса, дип җырларда җырлана.

Хак та, Азнакай Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хәтирә” халык ветераннар ансамбле солистларына карыйсың да, күңелләренең һаман да яшь икәнлегенә инанасың.

Районда алар чыгыш ясамый калган бәйрәмнәр сирәктер. Алай гына да түгел, әле күрше-тирә авылларга, районнарга да концертлар белән барып кайтырга өлгерәләр. Ә бит күбесе сигезенче дистәне ваклый.

– Сез үзегезнең тормышны яратугыз, яшәү дәртегез, иҗатка булган мәхәббәтегез белән безгә үрнәк, – дип билгеләп узды юбилей концертында мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова да.

Ансамбль менә 35 ел халкыбызның борынгы җырларын барлап, аларга яңа сулыш өрә, аларны яшәтә. Сания Әхмәтова белән Шамил Әхмәдуллин оештырып җибәргән коллектив белән озак елар Заһир Ильясов, аннан соң яшь белгеч Ирина Нургалиева, үзешчән композитор Резеда Гыйләҗева, бүгенгесе көндә Марат Мозаффаров җитәкчелек итә.

– Ветераннарыбыз Мәдәният йортына икенче өйләре кебек яратып йөриләр. Күңелләре шулай һәрчак яшь калсын. Сәхнә яшәтә дә, яшәртә дә ул, – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

 Коллективны юбилее белән район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм концерты ансамбль, аның солистлары, иҗатташ коллективлар чыгышы белән үрелеп барды. Җырга гына түгел, биюгә дә оста икән “Хәтирә”ләр.

Ветеран-җырчылар үзләренең истәлекләре белән дә уртаклаштылар.

– 29 нчы төзү-монтаж идарәсендә ташчы булып эшләгәндә үк үзешчән сәнгатьтә катнаша идем. “Хәтирә”гә 32 ел йөрим. Әле миңа 85 яшь кенә 90 га кадәр җырларга исәбем бар, – ди Тәзкирә Хәйруллина.

– Шулкадәр җырлыйсым килә иде. Эшләгәндә сәхнәдә йөрергә вакытым булмады, лаеклы ялга чыккач, хыялымны тормышка ашырып, рәхәтләнеп йөрим, – ди Гөлдаһира Сабирҗанова.

Минненаҗия Насыйрова ансабль оешуның башында торган кеше.

– Без концерт белән бармаган авыллар калдымы икән? 2007 елда “Хәтирә” белән “Җырлыйк әле” тапшыруында, “Балкыш” республика фестивальләрендә катнаштык, дипломнар белән бүләкләндек. Бик күңелле, тату гаилә булып яшибез, – ди ул.

Ансамбльдә “егетләр” бармак белән санарлык. Аларны бик кадерләп кенә йөртәләр. Атлас ага Зәйдуллинга 88 яшь, гәрчә үзенә ул яшьне бирмәссең дә. Ул лаеклы ялга чыкканчы пассажир автотранспорты предприятиесендә шофер булып эшләгән.  Үзләренең ветераннар советыннан котларга да килгәннәр иде. Тормыш шактый сынаулар салса да, төшенкелеккә бирелми, иҗатта кайнап яши.

– Биредә күтәренке рух, яшәү дәрте алам, – ди ветеран.

Әнә шулай җыр һәм сәхнәдән көч, күңел күтәренкелеге алып, елларга сер бирми яши “Хәтирә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев