Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Азнакай Төбәкне өйрәнү музеенда «Җиңү квесты» үтте

Яшь буында патриотик тәрбия дәресләре Төбәкне өйрәнү музеенда еш уза.

Шуның чираттагысы "Жиңү квесты" буларак үтте. Ленинград блокадасы тарих битләренә Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып кереп калган. Әлеге темага багышлап оештырылган квест - уенда шәһәребезнең 8 нче урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.
Сугыш еллары, батырларны искә алу, фронт җырлары турындагы сорауларга җавапны берничә командага бүленеп уйнаган яшьүсмерләр тиз тапты. Соңыннан командаларга мактау кәгазьләре тапшырылды.
"Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше. Хәтердән башка вөҗдан юк" дип язып калдырган күренекле шәхесләребез дә. Әлеге чарада укучылар тарихны да барладылар, батырларыбызны хөрмәтләп искә дә алдылар," - дип хәбәр итә музей экскурсоводы, Гөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев