Азнакай тальянчылары тамашачыларны биетте
Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу комплексында үзешчән башкаручы ветераннарның “Балкыш” республика фестиваленең икенче Гала концерты узды.
Бу турыда безгә район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова язып җибәрде:
“Чарага Татарстан районнарыннан 30 дан артык сәнгать коллективы җыелды. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде, һәр чыгыш алкышларга күмелде.
Фестиваль кунаклары һәм тамашачыларны фойеда районыбыз данын яклап Атлас Хуҗин җитәкчелегендәге тальянчылар ансамбле каршы алды. Безнең Азнакай музыкантлары бер сәгать дәвамында татар халык көйләрен һәм дәртле бию көйләрен уйнап тордылар. Тальян моңнарына битараф кала алмадылар, барлык халык рәхәтләнеп биеде, кушылып җырлады, күңел ачты.
Бу искиткеч матур тамаша өлкән буын вәкилләренең сәләтенә һәм рухи байлыгына соклану уятты. Фестивальдә катнашырга мөмкинлек тудырган өчен районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип яза ул үзенең мәкаләсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев