Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районының Сәпәй авылында «Бәбкә саклау» фольклор бәйрәме узды

Элекке чорларда, үлән әз генә борын төртү белән, капка төпләрендә каз бәбкәләре күренә башлый иде.

Пипелдәшеп йөргән сап-сары йомгаклар күпләрнең балачак хатирәседер ул. Әз генә бәбкәләргә якын килдеңме, ысылдап, ата каз каршыңа йөгерә… Тилгән куулар, чирәмгә ятып, күктәге болытларны күзәтүләр – боларның барысы да бик еракта калса да, аның һәр мизгеле хәтер түрендә. Бүген инде өйләрдә каз бәбкәсе чыгаручылар да, аларны капка төпләрендә саклап утыручылар да калмады диярлек.

Сәпәй авылында халкыбызның көнкүреш йолалары, мәдәнияте, уеннары белән таныштыру, халык иҗатына кызыксыну уяту, телебезгә мәхәббәт уяту максаты белән «Бәбкә саклау йоласы» фольклор бәйрәме узды.

Авылдашлары Фәйрүзә Гәрәйшина бәбкәләренә кадәр күтәреп килгән иде.

Мәдәният йорты директоры Ләйсән Латыйпова балаларга элекке йолалар, гореф-гадәтләр турында бик кызыклы итеп сөйләде. Бәбкә «саклаган» вакытларын  балалар да бушка уздырмадылар – уйнадылар, биеделәр, җырладылар.

– «Тилгән куу», «Кап та коп» уеннарында балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Соңыннан барыбыз бергә җыелып, самовар чәеннән авыз иттек, – ди Ләйсән Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев