Азнакай районының фольклор белгечләре җиңү артыннан җиңү яулый
Казанда Бишенче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн-фестивале узды.
«Безнең кавем» фестивале Россиядә Гаилә елы, ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат булган Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге оешуга 5 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Фестивальгә Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Татарстанның Яшел Үзән, Минзәлә, Арча, Балтач, Сарман, Чистай, Әлки, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Актаныш, Әтнә, Минзәлә, Азнакай районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәре мәктәп-гимназияләреннән, балалар бакчаларыннан, китапханәләрдән, татар оешмаларыннан 100 дән артык гариза алынган. Барлыгы 300 гә якын кеше катнашкан.
Фестивальдә катнашучылар «Кем ул Татар», «Шәхесләр», «Уку йортларында татар музейларының, татар мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге», «Гореф-гадәтләр» номинацияләре буенча бәяләнде.
Азнакай районы Әгерҗе авылы мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Ибраһимова фестивальнең ll дәрҗәдәге дипломына лаек булды. Ул фестивальгә тәкъдим иткән «Каз өмәсе йоласы» жюри тарафыннан югары бәягә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев