Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай кызлары калфак тегү серләренә өйрәнде

Мәндәй мәдәният йортында калфак тегү буенча мастер-класс узды.

Әлеге күркәм чарада авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре бик теләп катнашты.

Калфак тегү бүенча мастер-класс алдыннан, сәнгать җитәкчесе Земфира Шәфыйгуллина элекке замандагы татар милли киемнәре, хәзер инде музей экспонатлары булган калфак һәм алъяпкыч белән таныштырып узды. Еракларда калган, үткәннәргә кайтарган әлеге тарихи экспонатлар мастер-класска килгән һәркемнең күңеленә хуш килде.

Ә калфак тегү серләренә Мәндәй авылында яшәүче, Мәндәй авылы килене, калфак тегү остасы Фәридә Мөстәкыймова өйрәтте. Ул калфак теккәндә кулланыла торган тукымалар һәм җепләр, бизәкләр турында тәфсилләп сөйләде.

Авыл уңганнары, бик кызыксынып, кул эшенә тотындылар. Җитез оста куллар тиз арада калфак рәвешен китереп тә чыгардылар.

"Очырашып сөйләшеп утыруы үзе бер гомер. Яңа һөнәргә өйрәндек. Җырлап та алдык. Рәхмәт кызлар. Бик күңелле булды!" - ди катнашучыларның берсе Саҗидә Йосыпова.

“Татар халкы гомер-гомергә гореф-гадәтләрне дәвам иткән, – ди чараны оештыручы, Мәндәй авылы мәдәният йорты директоры Сания Ризатдинова. – Без дә шушы калфаклар тегү гадәтен дәвам иттерүчеләр булып калыйк әле”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев