Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай гүзәлләре – башкалада бәйрәмдә

Бүген районыбызның “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе конкурсантлары Казан шәһәрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бәйгенең йомгаклау чарасында катнашалар.

Финалга узган азнакайлылар Татарстаныбыз җитәкчеләренең котлау-бүләкләрен алдылар, тамашачыларның алкышларына күмелделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе 1996 елдан бирле уздырыла. Конкурсны гамәлгә куючы – төбәкнең «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы. Конкурс өч этапта барды: муниципаль, зональ һәм республикакүләм. Һәр елны бәйгедә 45 муниципаль районнан 500 ләп  конкурсант катнаша.

 Азнакайлыларның бәйгедәге җиңүләре хакында тулырак итеп киләсе хәбәрләребездә һәм “Маяк” битләрендә бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев